Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлек белән көчле без!

Булачак тормыш иптәшем белән очрашып йөргәндә, аның Казанда мөслимлеләр концерты була дип сөйләгәне истә калган. Ул елны концерт ни сәбәпледер булмый калды. Шулай да 15 ел элек карарга планлаштырган концертны быел күрү насыйп булды.

23 март көнне мөслимлеләр Казандагы якташларын Халыклар дуслыгы йортына җыйды. Кайберәүләр әлеге чараны мөслимлеләрнең отчет концерты дип бәяләсә дә, бу, беренче чиратта, якташлар беләночрашу, күрешү, мөслимлеләрне туплау чарасыиде.

Якташларыбыз арасында нинди генә күренекле шәхесләр юк: фән эшлеклеләре, табиблар, язучылар, сәнгать осталары... Һәрвакыт күз алдында булган театр артистларын, эстрада йолдызларын һәркем танып беләдер. Мөслим - республикага министрлар әзерләгән район! Мәгариф министрлары гына да өчәү бит! Фән докторлары Васыйл Гайфуллин, Равил Шәймәрданов белән мөслимлеләр хаклы рәвештә горурлана. Иң мөһиме - якташларыбызның һәркайсы, туган ягы белән кызыксынып, Мөслимдәге матур үзгәрешләргә сөенеп яши, якташлары белән элемтәсен өзми. Райондашларыбыз авырып киткәндә якташ табибларыбызга мөрәҗәгать итә, югары уку йортларына кергәндә дә Казандагы якташларның ярдәме тими калмыйдыр. Аерым кешеләргә генә түгел, җирлегебезгә дә ярдәм итә якташларыбыз. Яр Чаллыда гомер итсә дә, туган ягына даими ярдәм итеп яшәгән Альберт Оленинны мөслимлеләр бүген дә хөрмәт белән искә ала. Яр Чаллыдагы якташлар җәмгыятен җитәкләүче Рафаэль Юнысов та Мөслим белән тыгыз элемтәдә яши. Казандагы Мөслим якташлар җәмгыятен җитәкләгән Флүр Баһаветдиновның да туган җиренә ярдәме аз булмады. Быелдан Казандагы якташлар җәмгыятен Рәшит Вилданов җитәкләячәк. Якташлар җәмгыятенең яңа рәисе Казанда узган очрашуда тәкъдим ителде. Район башлыгы Рамил Муллин,яңа рәискә уңышлар теләп, Ф.Баһаветдиновка истәлек бүләге тапшырды. Бу көнне туган көннәрен билгеләп үтүче якташларыбыз Васыйл Гайфуллин белән Алсу Газизова да тәбрикләүләр кабул итте.

Ә сәхнәдә мөслимлеләр ут биетте. Яшьлеккә дәшеп, йөрәкләрне дәртләндереп биеделәр, сагыну-сагышларын җырга салып, моң дәрьясында йөзделәр, туган ягыбызга булган мәхәббәтне шигъри юлларга салдылар. Сәхнәгә дистәләгән гармун һәм курай-кубызлар белән Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм Фәнис Абдуллин чыккач, зал аһ итте. Казандагы якташларыбыз да, концертны күзәтеп кенә калмады, сәхнәгә дә менде. Азат Кәримов, Рөстәм Гыйлфанов, Айгөл Гардисламова сәламнәрен җыр аша җиткерде,Айдар Әхмәтҗанов гармунда дәртле көйләр сузды. Якташларыбыз һәр чыгышны алкышларга күмде. Очрашуның татлы мизгелләрен озынайту, тәэсирләрне кабат яңарту өчен концертны телефоннарына төшереп баручылар да аз булмады. Равил Шәймардановның: "Менә нинди була ул чын татарча концерт!" дип, якташлары белән ихластан горурланып әйтелгән сүзләре үк әлеге очрашуга зур бәя булып яңгырады.

Бу көнне Халыклар дуслыгы йортын бизәгән фотокүргәзмә, Мөслим күчтәнәчләрен тәкъдим итү, якташларыбызның китапларын сату, район газетасы белән танышу мөмкинлеге - һәммәсе дә, иң тирән хисләрне кузгатып, туган ягыбыз, аның кешеләре белән горурлану хисләре уятты, туганлык хисләрен ныгытты. "Туган якка кайтып, әнкәйнең мәтрүшкәле чәен эчеп килгәндәй булдык", диючеләр аз булмады. Матур тәэсирләр генә калдырган мондый очрашулар күбрәк булсын, ешрак кабатлансын дип телик!

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев