Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Мөслимгә кунаклар килде

Очрашуда сүз районыбызның, аңа кергән авыллар, югалган авылларның тарихын, тамырларын барлау турыда барды.

31март көнне районыбызга Азнакайда яшәүче мөслимлеләребез визит ясады. Визитның максаты 20нче майда Мөслимдә фәнни-тарихи конференция узачак, шуңа әзерлек уңаеннан оештырылган иде. Делегация составында: төбәкне өйрәнүчеләр делегациясенең җитәкчесе, Язучылар берлеге рәисе, академик Марсель Гарипов. Азнакай районы китапханәсенең тарих бүлеге җитәкчесе, журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Габдуллина. Иске Чакмак кызы, бик күп юморескалар авторы Халидә Галимова. Урманай авыл мәктәбе завучы, төбәкне өйрәнү белән шөгыльләнүче, Азнакай районының татар теле укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләүче Илвира Ихсанова. "Маяк" газетасының журналисты, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары атказанган хезмәткәре Лиза Нурмиева иде. Кунакларыбыз Үзәк китапханәдә якташ язучыларыбыз Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, "Туган як" музее, китапханә хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл артында очрашты. Очрашуда сүз районыбызның, аңа кергән авыллар, югалган авылларның тарихын, тамырларын барлау турыда барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама