Мөслимгә галимнәр һәм язучылар килә
Россиядә әдәбият елы кысаларында 21-22 сентябрь көннәрендә җирлегебездә Татар әдибияты көннәре үткәреләчәк. Мөслимгә ТР Язучылар берлеге Рафис Корбан җитәкчелегендә бертөркем язучылар, тел һәм әдәбият галимнәре килүе көтелә.
Язучылар белән мәктәпләрдә очрашулар үтәчәк. Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында язучылар белән түгәрәк өстәл, Октябрь авылында туган фольклорчы-галим Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабына презентация дә уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев