Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге балалар бакчаларында ремонт төгәлләнеп килә

Төзелеш, төзекләндерү буенча республика программалары Мөслимебездә дә уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы елларда районыбыз чын мәгънәсендә төзелешләр мәйданына әверелде. Авылларда күпфункцияле үзәкләр сафка басты, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрелә. Узган ел Җәмигъ мәчетенә нигез салынды, быел зур спорт сарае төзелә башлады. Бу көннәрдә исә район үзәгендәге "Ләйсән" һәм "Миләшкәй"...

- Әлеге бакчаларда эшләр инде төгәлләнү алдында. Ремонт "Мәгариф объектларына капиталь ремонт" программасы буенча башкарыла, - ди район Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов.

Республика һәм федераль бюджетлардан "Ләйсән" балалар бакчасы өчен - 11 млн сум, "Миләшкәй" бакчасына 18 млн сум акча бүленеп бирелде.

- Балаларга тәрбия бирүне уңайлы итү өчен республикабызда бөтен шартлар да тудырыла. Ремонт керүенә сөенеп туя алмыйбыз! Яңартылган, төзекләндерелгән бакчабызда балалар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә уңай шартлар булачак, - ди "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире Резеда Мөхәммәтова.

Бакчада дүрт төркемдә 105 бала тәрбияләнә. Төзекләндерү эшләре башлангач, сабыйлар вакытлыча Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә күчерелде. "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте эшчеләре фасад, түбә ябу эшләрен төгәлләде, электр, су, канализация системаларын өр-яңадан эшләде. Яңа ишекләр, пластик тәрәзәләр куелды. Ике катта да бәдрәф, юыну бүлмәләренә җылы идән ясалды. Беренче каттагы уен бүлмәсенә дә җылы идән җәелде. Капиталь ремонт вакытында бакчаның веранда өлешенә ике янкорма да төзелде. Аның берсендә кышкы бакча булыр дип көтелә. Әлеге оранжереяда ел әйләнәсендә гөлләр, чәчәкләр үстерү, балаларны табигать белән якыннанрак таныштыру планлаштырыла. Икенче бүлмә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү кабинеты булачак. Балаларга кирәкле әсбаплар да шушында урын алачак. Бүген бакчада эчке эшләр дә төгәлләнеп килә. Бу айда объектны тапшырып, балаларны бакчага күчерү планлаштырыла.

- Подрядчы буларак, төзүчеләргә эшне сыйфатлы һәм тиз башкару бурычы куелды. Финанслау белән бәйле проблемалар килеп чыкмаганда, тоткарлык булмаячак, - диде "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте прорабы Нияз Имаев.

1983 елда сафка баскан"Ләйсән" балалар бакчасының ремонт күрмәгәненә быел 34 ел буласы иде! "Ләйсән" дә эшләр төгәлләнүгә төзүчеләр янәшәдәге "Миләшкәй" балалар бакчасын ремонтлауга керешәчәк. Бүген биредә бинаның фасадын керамогранит белән тышлау бара.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X