Мөслимдә явым-төшемсез, салкынча көн көтелә
Төньяктан уртача тизлектә җил исә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Көн дәвамында явым-төшем көтелми, төньяктан уртача тизлектә җил исә. Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы Татарстанда - +3..+8, Казанда +5..+7 градус җылы булачак. Мөслимдә шулай ук явым-төшемнәр булмас, дип фаразлана. Һава температурасы 5-8 градус җылы тирәсендә тирбәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев