Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә трактор заводы булачак!

“Агромастер” быел 1 млрд сумлык продукция эшләп чыгарырга исәпли. Компаниядә уртача хезмәт хакы – 39 мең сум.

2005 елдан җирлегебездә эшләүче “Агромастер” җитештерү компаниясе – районда халыкны иң күп эш урыннары белән тәэмин итүче дә, иң күп хезмәт хакы түләүче дә. Илгиз Исламов җитәкләгән компаниядә бүгенге көндә 200 дән артык кеше хезмәт куя. Энергоресурс саклау технологиясенә нигезләнгән куәтле техника җитештерелүче компаниядә һәр елны 700 дән артык агрегат реализацияләнә.

– Авыл хуҗалыгы тармагы өчен чәчкечләр, җир эшкәртү агрегатлары, энергия саклауга корылган тракторлар, ярымприцеп арбалар җитештерүдән тыш светодиодлы лампалар, кояш нурларына эшләүче светофорлар, видеокамералар да ясыйбыз. Трактор ясау программасын, аны ясау тәртибен үзләштерә башладык. Бүген басуда яңа төр техника – Т-360-Ш шарнирлы трактор сынау уза. Тагын өчесе үз чиратларын көтә. Көчле, куәтле техникага сорау күп булыр дип уйлыйбыз. Яңалыкка халык тиз өйрәнә. Заманча техникага тартылалар. Бездә яңа төрдәге техниканы ясау идеясен күп вакыт җитәкчебез Илгиз Исламов бирә. Аның фантазиясе бик көчле. Алдан күрүчәнлеге дә бар. Шулай ук заказчылардан да яңа төр агрегатлар ясарга шактый кызыклы идеяләр керә, – ди компания җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Шәмсиев. 
Казахстан, Әрмәнстан, Монголия илләре, Сахалин, Калининград кебек ерак регионнар белән дә хезмәттәшлек итүче компания җитештергән һәр техника – авыл хуҗалыгы тармагы өчен көтелгән яңалык. Узган ел уйлап табылган “Тайлер-мастер” культиваторын быел гына да 400 данә сатканнар. Чәчү алдыннан пар җирләрен эшкәртү өчен җитештерелгән әлеге агрегат реализация буенча Россиядә беренче урынны алып тора. Бүгенге көндә әлеге агрегатлар республикада, Россия регионнарында һәм чит илләрдә басу иңли. Бүген Россиянең 60 регионында һәм 24 чит илдә “Агромастер” агрегатларын яратып сатып алалар. Идарә итәргә дә, эшләргә дә уңайлы булган, ватыла калганда, кирәкле запас частьләрне бик җайлы табып булган заманча техника – җир кешесенең иң зур бәхетедер, мөгаен. Гомумән алганда, “Агромастер” компаниясе Россиядәге авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче 150 завод арасында алтынчы урынны били. 
– Компания үз алдына һәр елны ике яңа агрегат уйлап табу бурычын куя. Бүген компаниядә сатуда 150 төрдәге техника бар. Киләчәктә трактор заводы төзеп, елына 200 трактор чыгарырга исәплибез. Конструктор-инженерларыбыз тагын бер яңа төр чәчкеч эшләү белән мәшгуль бүген. Безнең республика шартларында эшләргә яраклаштырылган яңа төр техника булачак ул. Бер узуда күлтиләп тә, чүп үләннәреннән арындырып та, тырмалап, чәчеп, катоклап та баручы әлеге агрегат традицион һәм минималь технологияләр белән чәчү мөмкинлеген бирәчәк. Катнаш чәчкеч Америка “Джондир”ының аналогы булачак. Кирәкле запас частьләрне Дания, Испания илләреннән кайтара башладык. “Бездәге станоклар цифрлы идарә системасына көйләнгән. Металлны лазер һәм гильотина белән кисәбез. Немец роботы да шактый эшләрне тиз арада башкару мөмкинлеге бирә”, – ди “Агромастер” компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов. 
Республикада гына түгел, бөтен ил буенча уздырылган күргәзмәләрдә катнашып, агромастерлылар шактый тәҗрибә, яңалык туплый. Компания 11 октябрьдә Мәскәүдә узачак “Алтын көз” күргәзмәсендә катнашачак. Аннан соң аларны Казахстан, Краснодар, Германиянең Ганновер шәһәрләрендә көтәләр. Компаниянең Сарман районындагы цехында чәчкеч бункерларын, прицеп рамнарын җыялар, анда 40 кеше хезмәт куя. Көн саен әлеге цехтан бер данә күлти кайта. Көннән-көн үсә һәм ныгый баручы компаниядә эшләргә атлыгып торалар. Эш сәгатенең һәр минутын файдалы һәм нәтиҗәле итү – эшче-хезмәткәрләргә куелган төп таләп. Моны һәркем яхшы аңлый. Чөнки хезмәт хакы да җитештерүчәнлеккә турыдан-туры бәйле. 
Рәсемдә (сулдан уңга): алдынгы механизатор, слесарь-җыючы Фәнис Хәйруллин һәм слесарь-җыючы Илфак Солтанов. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев