Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә өлкәннәр йога белән шөгыльләнә?

Мөслимдә тырыш, тиктормас һәм максатчан кешеләр яши. Яшьләр генә түгел, пенсионерлар да актив тормыш рәвеше алып баралар: шахмат ярышларында катнашалар, чаңгыда шуалар... Йога белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Соңгысы аеруча кызык тоелды миңа...

Күнегүләр узучы залга аяк басу белән, ниндидер уңай энергия биләп ала. Барысының да кәефләре күтәренке, әйтерсең лә ял итәргә килгәннәр. Мин кергәндә өлкәннәр көне уңаеннан чәй табыны артында очрашу үткәрү турында сөйләшәләр иде. Ахырда, кафеда җыелырга булдылар. Өй, бакча мәшәкатьләреннән аерылып, вакытны үзләренең сәламәтлегенә дә багышлый белгән өлкәннәр җыелган монда. Йога курсларына сәламәтлек өчен киләбез һәм һәрвакыт киләсе очрашуга кадәр җитәрлек уңай энергия алып китәбез, диләр алар. Дуслашып беткән апа-абыйларның яшь егет-кызлар кебек көлеп, шаярып сөйләшүләрен карап тору да бик кызык. Баш өлешенә массаж ясаганда, Рәмилә апаның: "Прическаларыгызны жәлләмәгез," - диюенә Фәнис абыйның үзенең "булмаган прическасы" өчен шаярып борчылуын күргәч, ирексездән кәефләр күтәрелеп китә.

Районда йога курсларын ачарга теләк белдергән Рәмилә апа Фәнис абый Галимовларга шөгыльләнү өчен уңайлы бүлмә дә бирәләр. Рәмилә апа - төп Мөслимненке, Фәнис абый - Азнакай районыннан, моңарчы алар Баулыда яшәгәннәр. Моннан 7-8 ел элек Рәмилә апа, авыргач, кызының киңәше буенча йога курсларына бара, аның файдасын күреп, йога серләренә үзе дә төшенә. Пенсиягә чыгып, Мөслимгә кайткач, райондашларына бушлай курслар уздырырга була.

Беренче карашка, йога - физик күнегүләр, махсус сулыш күнегүләре һ.б. Әмма йоганың үзенчәлеге сәламәтлекне дә ныгытуда, шул ук вакытта кешене рухи яктан үстерергә дә сәләтле булуында. Чынлап та, йога белән шөгыльләнүчеләр арасында хроник бронхит, баш авыртуы, кан басымы авыруларыннан арынучылар шактый. Әлбәттә, махсус дарулар да ярдәм итәр иде. Әмма дару, бер яктан - дәва булса, икенче яктан зыяни да киетерергә мөмкин. Ә әлеге курсларга йөрүчеләр үзләрен сәламәтлек ягыннан гына түгел, рухи яктан да ныгыталар. Бүгенге кырыс, тискәре эмоцияләргә корылган заманда йога тормышны яратырга өйрәтә, үз-үзеңне аңларга ярдәм итә. Йогадан соң кирәкмәс уйлар бетә, агрессия юкка чыга, кеше тынычланып кала. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: йога дин белән берничек тә бәйле түгел; йогага да, мәчеткә йөрүчеләр дә күп монда. Чөнки алар яхшы аңлый: пенсиягә чыгып, телевизор каршында хәрәкәтсез утыруга караганда атнага берничә сәгатьне үзеңнең сәламәтлегеңә багышлау, чордашларың белән аралашу күпкә яхшырак.

Эльза Гыйздәтова. КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев