Мөслимдә – Лэнд-арт фестивале үтә
Халыкара лэнд-арт фестивале быел Мөслимдә икенче мәртәбә уза. Лэнд-арт ул – табигый материаллар файдаланып, архитектура объектларын төзү сәнгате.
– Табигатькә сакчыл карашны пропагандалау, лэнд-арт юнәлешендә яңа исемнәр эзләү һәм аларга ярдәм итү, Мөслим районына күбрәк туристларны җәлеп итү максатыннан үткәрелүче бу чарада Россия шәһәрләреннән һәм Испаниядән кунаклар көтәбез. Быел фестивальдә барлыгы 36 кеше үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк, – ди чараны оештыручы массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Фестиваль Мөслимдә 13-19 июнь көннәрендә барачак. Чараны тантаналы ачу 13 июньгә планлаштырылган. Бүгенге көндә “Кояшлы Ык” ял зонасында узган фестивальдә ясалган арт- объектларны матурлау, реставрацияләү эшләре бара. Фестиваль барышында табигый материаллардан тагын 18 архитектура объекты ясалачак. Алар төрле формада булачак.
– Конкурста командалар катнаша. Командада ике кеше булырга мөмкин. Бәйгедә мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары, үзешчән осталар, гаиләләр, шулай ук рәссамнар, дизайнерлар, иҗади һөнәр ияләре, гомумән, теләге булган һәркем катнаша ала. Фестиваль эшләрен әзерләгәндә табигый материаллар куллану төп шарт булып тора. Экспонатларны ботаклардан, ташлардан, үләннәрдән, чүп-чардан, коры яфраклардан ясарга була, – ди Марат Бәйрханов.
Фестивальдә катнашучы рәссам һәм дизайнерлар өчен арт-объектлар ясарга тимердән эшләнмәләр, тал ботаклары әзерләнгән. Иҗат эшләренең биеклеге өч метрдан да ким булырга тиеш түгел, ди чараны оештыручылар.
Мө с лимг ә к и ләчәк яшь дизайнерларның, шактый күп бәйгеләрдә катнашып, зур тәҗрибә туплаулары билгеле. Аларның хыялы быелгы фестивальдә нәрсә тудырыр икән, дип көтә район халкы.
Мөслим төрле дәрәҗәдәге чаралар үткәрү мәйданчыгына әверелеп килә. Элек Татарстанның берәр шәһәреннән килсәләр дә, сөенә идек. Хәзер Мөслимгә Россия шәһәрләреннән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә кунаклар килә. Ык буендагы матур үзгәрешләр җанга рәхәтлек бирә. Табигатьтә тудырылган сәнгать әсәрләре – гөмбәләр, күбәләкләр янында ике ел инде фотога төшәләр. Дизайнерлар тудырган үзенчәлекле әсәрләр, җирлегебезгә бүләк булып, әле бик күп еллар яр буйларын бизәр!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев