Реклама
Яңалыклар
Мөслимдә Лэнд-Арт – 2021 фестивале тәмамланды
Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән ачыкланды.
Мөслимдә икенче Лэнд-Арт – 2021 фестивале тәмамланды. Фестивальдән соң табигать кочагында табигый материалдан эшләнгән тагын 18 архитектура объекты барлыкка килде. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән ачыкланды. Нәтиҗәдә “Наушник” арт-объекты беренче урынны яулады. Икенче урында – “Рогатка”, “Кактус” – өченче урында. Фестивальне ябу тантанасында осталар һәм волонтерлар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чара район мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев