Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Мөслимдә күпфатирлы йорт ишегалдында машина янган

3 апрельдән 9 апрельгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 49 хәбәр керде. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, 10 хәбәргә күбрәк.

Полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән һәм аның законлы таләпләренә буйсынмаган өчен 34 яшьлек гражданга РФ Җинаятьләр кодексының 318 маддәсе буенча эш кузгатылды. Шикле кешенең кем булуы ачыкланды, тикшерү бара.

Җинаятьчелекне кисәтү максатында төнге мобиль төркемнәр белән уздырылган рейд чаралары барышында административ тәртип бозулар буенча 124 беркетмә төзелде. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, кеше кыйнаган, административ чикләүләрне үтәмәгән, миграцион учет тәртибен бозган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән гражданнар административ җаваплылыкка тартылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 109 беркетмә төзелде. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән шоферлар тоткарланмады.

"Имин шәһәр" программасы кысаларында урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә 14 хокук бозу очрагы ачыкланды, гаеплеләрнең барысы да административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада биш кинәт үлү очрагы теркәлде. Болардан тыш 67 яшьлек ир-атның үз машинасында үле гәүдәсе табылды. Райондашыбыз йөрәк өянәгеннән үлгән дип фаразлана. Әлеге факт буенча материал тикшерү комитетына җибәрелде.

5 апрель көнне иртәнге 4 сәгатьләр тирәсендә Вахитов урамындагы күпкатлы йортлар ишегалдында "ВАЗ-212140" машинасына ут капты. Сигнализациянең төзексезлеге аркасында килеп чыккан әлеге факт буенча тикшерү эше бара, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабы.

ФОТО http://ashukino24.ru/incident/svodka-proisshestvij-sofrinskogo-otdeleniya-politsii.html сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев