Мөслимдә калфак ясау остаханәсе эшли башлады (ФОТОРЕПОРТАЖ)
"Мизгел" яшьләр үзәгендә татар хатын-кызларының баш киеме үрнәге булган калфак ясау остаханәсе оештырылды. Чарага килүчеләргә чигү остасы Роза Низамова, "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Эльмира Тимергалиева мастер-класслар күрсәтте.
Мөслимдәге "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячеләре 8 төрдәге калфак һәм аларга ярашлы кием үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге проект дәвамлы. Остаханәнең чираттагысы "Мизгел" яшьләр үзәгендә 28 февраль көнне 18.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев