"Мөслимдә каласым килә..." Район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмә
Шушы көннәрдә "Ватаным Татарстан" газетасында Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмә дөнья күрә. Газета укый алмаучы райондашларыбыз игътибарына әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Мөслим районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинның хәл-әхвәлләре турында гел белешкәләп торабыз. Бу төбәктән редакциягә хатлар килгәли чөнки. Район тормышын үтереп мактаганнары да, тәнкыйть утына алганнары да бар. Хәер, Рамил Хәмзович үзе әйтмешли, берьюлы бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Иң мөһиме, җиң сызганып эшләргә, эзләнергә, табарга кирәк.
Эзләнү, табу дигәндә, башлык шәхсән үз тормышында да кимен куймаган булса кирәк. Моны тәрҗемәи хәле белән танышып чыксаң да, бик яхшы чамаларга була. Өч белгечлек буенча югары белем алган: табиб, юрист, дәүләт хезмәткәре. Эш урыннары да гаҗәеп төрле: киномеханиктан башлап, Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә медбрат, Мөслимдә коммуналь гигиена буенча баш табиб, сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчесе, Түбән Камада госсанэпиднадзор үзәгенең баш табибы, район башлыгы урынбасары, аннан яңадан Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Һәм 2013 елда Президент тәкъдиме белән Мөслим егете туган җиренә кайтып төпләнә. Бу юлы инде башлык булып.
- Рамил Хәмзович, туган җирдә эшләү, минемчә, җитәкче кешегә күбрәк бурычлар йөкли торгандыр?
- Мин үзем беркайчан да эш урыны сайлап йөрмәдем. Барысын да тәкъдим иттеләр. Хәер, эшли белгән, булдыра алган кешегә кайда да уңайлы булырга тиеш ул. Шуңа күрә туган төбәктә эшләү әйбәтрәк дип өздереп әйтә дә алмыйм. Кем өчен ничек бит? Ә мин исә монда нәтиҗәләрне күбрәк күрәм. Мөслимдә минем әти-әнием, туганнарым, якыннарым, дусларым, укытучыларым яши. Нинди генә эшкә тотынсам да, беренче чиратта, алар ни әйтер, дип уйландыра. Саксыз адымнарым белән якын кешеләремнең йөзенә тап төшерәсем килми, беркемне дә рәнҗетәсе, авыр сүз әйтәсе дә килми. Ә еракта сагынып яшәү ул - бөтенләй башка әйбер. Әле менә якташыбыз Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен укып утырдым. Күбрәк "кайтыр идем", "сагынам", "күңелем синең белән" дигән сүзләргә юлыгасың. Болар - туган җиреннән аерылган кешенең сүзләре.
- Яшьләр туган төбәкләрендә төпләнеп калсын өчен районда ниләр эшләнә?
- Кешенең тормыш юлы эчке канәгатьләнү хисенә бәйле. Шуңа да беренче чиратта яшәү өчен уңай шартлар тудырырга кирәк дип саныйм. Эш урыннары, хезмәт хаклары кебек матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да. Шөкер, туган җирен үз иткән яшь белгечләребез юк түгел. Әзерлекне мәктәп эскәмиясеннән үк башлыйбыз. Бүген югары уку йортларында унлап стипендиатыбыз укый. Һәрберсенең кайтканын түземсезлек белән көтәбез.
- Мәктәп дигәннән, быел укытучыларның август киңәшмәсен үткәрергә нәкъ менә Мөслимне сайлаулары да юктан гына түгелдер?
- Чыннан да, милли мәгариф рейтингы буенча районыбыз беренче урында. Телне, гореф-гадәтләрне саклауга бик зур игътибар бирәбез. Милләтпәрвәрләр тәрбиялибез. Әмма бу өлкәдә каршылыклы фикерләрем дә бар: мәсәлән, бөтен фәннәрне фанатларча татарча укыту ягында түгелмен. Чыннан да, бүген математика, физика фәннәрен татар телендә генә укыту кирәкме икән? Әлбәттә, әлегә татар авылларында рус телендә укыта алырлык укытучылар аз, бәлки, юктыр да. Ә бит килер бер көн, яшьләр арасында, киресенчә, татарча белүчесе булмаячак. Дөньякүләм аренага чыгу турында уйласак, безгә барыбер алтын урталыкны табарга кирәк. Теләгем дә бар: тәҗрибәләр аша булсын иде ул. Бу хакта минем мәгариф министры белән дә сөйләшкәнем бар. Министрлык методик яктан күзәтчелек алып барса, калган мәсьәләләрне хәл иткәндә, азрак ирек бирелсен иде. Без үзебезгә үзебез дошман түгел бит инде. Өстән бирелгән күрсәтмә буенча түгел, урыннарда нәрсәдер эшләргә тырышуны кулайрак күрәм. Аннан яхшырагын сайлап алырга мөмкин булыр иде. Минемчә, мәктәпләрдә телләр өйрәтүне беренче планга куярга кирәк. Телләр белгән бала югалып калмый.
- Мәктәп ябылу очраклары Сезнең районны да урап үтмәгәндер?
- Бүген мәктәпне җитәкчеләр түгел, әти-әниләр үзләре яба. Күпчелек балаларын Мөслим мәктәпләренә йөртә башлады. Нәтиҗәдә авылларда укучылар саны кими. Шулай да һәр җирлектә берәр 9 еллык мәктәпне саклап кала алдык. Алты урта мәктәбебез бар. Ә менә башлангычка килгәндә, фикерем мондыйрак: 1-2 генә укучы булганда, бала үз-үзен югалта, башка мәктәпкә күчкәч, аңа яраклашып китү бик авыр булачак. Тугызынчы сыйныфтан соң балаларны һөнәри училищеларга куып җибәрүне дә өнәп бетермим. Алар тормышка әзер түгел әле. Шәһәр аларны йотачак. Бик куркыныч әйбер бу. Шул җәһәттән Мөслимдә һөнәри уку йортлары челтәрен булдырырга уйлыйбыз. Бу бит - яшьләрне туган җирдә калдыруның тагын бер
ысулы.
- Район дигәч, әлбәттә инде, без авылларны да күз алдында тотабыз. Ә менә анда яшьләрне кызыктырыр, тотып калыр өчен ниләр эшләнә?
- Бу очракта халык үзе күтәрелеп чыкса гына файдасы бар кебек. Үзара салымны без 1000әр сум җыябыз. Яшермим, күпсенүчеләр дә бар. Әмма, тамчыдан күл җыела, кунак ашы - кара-каршы дип, гел аңлату эшләре алып барам. Үзенең хезмәте, өлеше кергәч, эшләгән эшләрнең дә бермә-бер кадере арта. Шул җәһәттән авылларда 33 парк ясадык. Инешләрне төзәттек. Инде менә дүрт ел рәттән зиратларны чистартабыз. Мөслимдә быелгы өмәгә 2000гә якын кеше килгән иде. Хәзер инде искәртеп торасы да юк. Көнен генә билгелибез. Кемнәр икәнен беләсең килсә, хуҗабикәнең - хаҗәтханәсенә, авылның - зиратына, җәмгыятьнең тарихына күз сал дип юкка гына әйтмиләр бит. Халык бер-береннән күреп, йортларын, ишегалларын матурлый. Сүз дә юк, эшле итү ягыннан авырлыклар бар. Бар кеше дә бизнес белән шөгыльләнеп китә алмый бит. Менә шундыйларны ничек тә һөнәрле һәм керемле итәсе килә.
- Үзегез әйтмешли, матур гына, авылча яшәп ятасыз. Ә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләр ничек тора?
- Район җирләре элек "Вамин" белән "Органик-төркем" кулында иде. Ни кызганыч, икесе дә бөлгенлеккә төште. Һәм бу өлкәдә безне шактый тезләнергә мәҗбүр итте. Хәзер исә ике яңа инвестор килде. Шөкер, аякка басып киләләр. "Агросила-төркем" нигездә чөгендер үстерү белән шөгыльләнә. Районда кошчылык, орлыкчылык структурасы үсеш алды. Үзебездә биопрепаратлар җитештерәбез. "Агромастер" компаниясе әйбәт кенә эшләп килә... Кыскасы, һәр көн яңалык алып килә. Һәм боларның барысы да бер теләк белән эшләнә: яшьләр авызыннан, минем Мөслимдә каласым килә, дигән сүзләрне ешрак ишетәсе иде.
Гөлинә Гыймадова
("Ватаным Татарстан", /№ 87, 20.06.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев