Мөслимдә иртә культураларны чәчүне төгәлләделәр
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре иртә культуралар чәчүнең нигездә төгәлләнүе турында хәбәр итәләр.
Бүген төп игътибар кукуруз, рапс, карабодай чәчүгә юнәлтелгән. Бер үк вакытта уҗым басуларында чүп үләннәренә каршы көрәш бара - 4500 гектар чәчүлек гербицид белән эшкәртелгән. Сабан культуралары мәйданнарын аммиак селитрасы белән тукландыру, игеннәр тишелеп чыккан басуларда тырмалау бара. "Органик Групп" җәмгыятенә караган хуҗалыкларда кыр эшләре темпын нык арттырасы бар", - ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев