Мөслимдә "Иминлек атналыгы" узды
Балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан чыгып, 21-28 сентябрь көннәрендә республика буенча "Иминлек атналыгы" узды. Аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә мәктәпләрдә чыгышлар ясады.
"Ата-аналар белән профилактик эш барышында юл йөрү кагыйдәләренең үтәллешенә, балаларның мәгълүматны кабул итүчәнлегенә дә басым ясалды. Мәктәп укучылары белән «өй-мәктәп-өй» иминлегенең шәхси схемасын кулланып, дәресләр, белем бирү учреждениеләре яннарындагы урамнарда экскурсияләр уздырылды", - дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Атналык барышында педагоглар "иминлек минутлары" да уздырды. Моннан соң белем бирү учреждениеләрендә педагоглар һәм ата-аналар комитеты балаларның яктылык кайтаргыч элементлар куллануын даими контрольдә тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев