Мөслимдә "Игътибар, балалар" операциясе старт алды
14 майдан районыбызда “Игътибар – балалар!” операциясе старт алды. Ул 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
ЮХИДИ инспекторлары бу көннәрдә аеруча “Җәяүле” һәм юл-йөрү кагыйдәләрен бозган райондашларыбызга игътибарларын арттырачаклар. “Җәйге каникуллар башланырга санаулы гына көннәр калып килә. Бу чорда балалар күбрәк үз-үзләренә тапшырылган булуны истә тотып, әти-әниләрдән аеруча аяулык сорыйбыз. Балаларның күбесе велосипед, скутерларда йөри, рульдәгеләр игътибарлы булсын иде”, – ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Оператив-профилактик операция барышында инспекторларның мәктәпләрдә укучылар белән очрашуы планлаштырыла. Укучыларга юлда йөрү иминлеген пропагандалау буенча, юл кагыйдәләрен саклау кирәклеге хакында дәресләр үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев