Реклама
Яңалыклар
Мөслимдә дүртенче мәчет төзелә
Районыбызда 33 мәчет эшли. 3 сентябрь көнне тагын бер мәчеткә нигез салынды.
Район үзәгендәге дүртенче мәчет Кооператив урамындагы 2 йорт адресы буенча төзелә. 3 сентябрь, җомга көнне мәчеткә нигез салу тантанасы булды.
Яңгыр явып торса да, халык байтак җыелган иде. Чараны районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Коръән аятьләре белән ачты. Тантанада район башлыгы Рамил Муллин катнашты.
– Аллаһы Тәгалә һәркемгә дә мондый зур тантананың шаһиты булу мөмкинлеген бирми. Аллаһы Тәгалә, ниятебезне хуплап, изге җомга көнендә бергә җыелып эшебезне башларга мөмкинлек биргән икән, без шөкер кылырга тиешбез. Хәтерләсәгез, Җәмигъ мәчете төзелешен башлаган көнне дә яңгыр яуды, – диде район башлыгы. – Шушы бинаны салырга сәбәпче булып, шушы төзелештә катнашып, шушы бинага – Аллаһ йортына килеп гыйбадәт кылырга насыйп итсен.
Мөслим авылында элек өч мәчет булган. Аларның берсе Мәҗит Гафури һәм Кооператив урамнары киселешендә төзелгән һәм иң зурысы саналган. Яңа мәчет төзеләчәк нигездә дистә еллар элек Розалия хаҗия Габдрахманова мәдрәсә ачкан иде. Биредә мәчет төзү идеясен дә Розалия хаҗия Габдрахманова тәкъдим иткән.
– Хәтердә әле: дәрескә ярты сәгать алдан килдем – берәү дә юк. Аллаһы Тәгаләдән “укырга килүчеләр булса иде” дип, елый-елый сорадым. Сәгать 1 тула 10 минутта мәдрәсәгә укучылар килә башлады. Нәтиҗәдә 20-25 кеше җыелды, – ди Розалия ханым, мәдрәсә ачкан вакытын искә алып. – Мәчеттә лагерь да оештырган идек. Лагерьга ел саен 40 бала җыела иде. Ә биш-алты ел элек мәчет төзергә дип ниятләдек. Ул ни сәбәпледер сузылды. Быел мин бу фикерне Рамил Муллинга әйттем һәм ул фикеремне куәтләде.
Розалия ханым – берничә авылда мәчет төзергә ярдәм иткән кеше. Шуранда мәчет төзергә дип ниятләнсә дә, халык соравы буенча мәдрәсә ачканнар. Соңрак биредә авыл халкы ярдәме белән мәчет тә сафка баскан. Вәрәшбашта да башта мәдрәсә ачканнар, соңрак мәчет төзегәннәр. “Мәдрәсә ачылган җирдә мәчет тә төзелә. Монда Аллаһы Тәгаләнең хикмәте бар кебек”, – ди Розалия ханым.
– Сәдака ул, нинди генә күләмдә булса да – бик зур савап. Сәдака ихлас рәвештә кертелә икән, мәчеткә ярдәм итүчеләргә аның әҗер-савабы килеп торачак. Һәрберебез дә шушы изге эштә катнашырга ашыгыйк, – диде Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин. – Ошбу эшне матур итеп башлап, хәләл маллар кертеп, хәләл гамәлләр кылып, эшне ахырына кадәр башкарып чыгарга насыйп итсен. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә бәрәкәтле гомер насыйп әйләсен.
– “Мәчеткә йөрүчеләр аз”, – дияр кайберәүләр. Аллаһның рәхмәте киң. Исемебез дә – Мөслим! Догада булыйк. Килер бер көн: мәчетләребез тулы булыр, – диде район башлыгы. – Мәчет җәмәгать төзелеше булсын иде. Кем нәрсә белән ярдәм итә ала: берәү – эше белән, икенчеләр – акчалата, өченчеләр техника белән булышыр. Бердәмлектә – бәрәкәт.
Аллаһ йортының нигезенә тәкъбир әйтеп казык кагылды. Мәчет төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр үз өлешен кертте. Мәчет райондашларыбызның уртак тырышлыгы белән тиз арада сафка бассын дип телик.
Римма Афзалова.
Фото – Район мөхтәсибәте архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев