Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслимдә чыгарылыш кичәсе үтте

Район башлыгы Рамил Муллин мөстәкыйль тормышка аяк басучы яшьләрне тәбрикләп, укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 15 егет-кызга медаль тапшырды.

28 июнь көнне Мөслимдәге урта мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Гимназия, лицей, Г.Тукай исемендәге, Тат.Бүләр, Михайловка, Күбәк урта мәктәпләрен быел 63 укучы тәмамлады. Район башлыгы Рамил Муллин мөстәкыйль тормышка аяк басучы яшьләрне тәбрикләп, укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 15 егет-кызга медаль тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов һәм аның урынбасары Марина Бәдретдинова кичәдә җитәкче буларак та, балалары мәктәпне тәмамлаучы ата-аналар буларак та катнашты. Уңышларга ирешкән спортчыларга ГТО билгеләре тапшырылды. Котлауларга изге теләкләр, җыр-шигырьләр белән әти-әниләр дә кушылды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев