Мөслимдә чисталык икеайлыгы төгәлләнде. Нәтиҗәләр нинди?
31 майда Мөслим муниципаль районынынында санитар-экологик икеайлылык тәмамланды. Ишегаллары территорияләре тәртипкә китерелде, юллардагы яшел зоналар, зиратлар, парклар чүп-чардан чистартылды.
Санитар-экологик икеайлылык чараларында мәктәп укучылары, аграр көллият, барлык милек формасындагы предприятияләр, оешмалар, районда яшәүчеләр, аппараты хезмәткәрләре һәм Башкарма комитетының структур бүлекчәләре, муниципаль учрежденияләре, авыл җирлекләре катнашты.
Икеайлылык кысаларында 9 меңнән артык кеше катнашты, 165 берәмлек техника җәлеп ителде.
Бу елны 6835 агач һәм 1960 куаклыклар утыртылды, 63 тиешсез чүп урыннары ачыкланды һәм 43 бетерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев