Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә - чисталык икеайлыгы: ә сез өмәгә чыктыгызмы?

Озак-озын карлы-буранлы кыштан соң, ниһаять, яз да җитте. Кайчандыр көтеп алган карларның тизрәк эреп бетүен, тирә-якның яшеллеккә күмелүен көтәбез хәзер. Ә кар сәгатьләп түгел, минутлап эри. Һәм кар астыннан кыш буе җыелган чүп-чар, пычрак чыга. Димәк, тырма-себеркеләрне, көрәкләрне кулга алыр чак җитте - 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланды һәм аның...

Ләйсән Фәррахова, Әмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

- Мәдәният йорты бинасында авыл җирлеге советы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, почта, хуҗалык идарәсе урнашкан. Һәр коллектив бина территориясендә чүпләрне җыюга чыга, тизрәк эресен өчен карны атып торабыз. Мәктәп белән балалар бакчасы коллективлары да үз ихаталарныда чистарту эшләре алып баралар. Безнең якларда кышның бик китәсе килми әле.

Айсылу Мадьярова, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры:

- Китапханәчеләребез бар яктан да булган безнең. Чисталык икеайлыгына да актив кушылдык. Авылларда да, район үзәгендә дә бина тирәләрен ялт иттереп куйдык, кисәсе агачларны кистек. Чисталык - көн саен игътибар үзәгендә.

Раушания Харисова, Олы Чакмак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

- Җирлектә төзекләндерү, чистарту эшләре тукталмый. Бу көннәрдә мәдәният йортында ремонт эшләре бара. Шуңа җирлек администрациясе мәктәп бинасына күчте. Һәр җирдә һәр көнне чисталык булдыру өстендә эшлибез. Узган шимбәдә дә фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге советы коллективлары кар таратты, чүп җыйды. Мәктәптә дә көн саен ихатаны карап-җыештырып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев