Мөслимдә аерылышучылар саны кимегән
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча март аенда җирлегебездә туучылар санының кимүе күзәтелгән. Узган айда 7 сабый туган, аларның 1 кыз, 6 ир бала.
Үлүчеләр саны һәрвакыттагычы югары, якты дөнья белән 26 райондашыбыз хушлашкан, аларның 8 ир-ат, 18 хатын-кыз. Узган айда шулай ук аерылышучылар санының кимүе дә күзтелә, нибарысы 3 гаилә таркалган булса, 7 пар никахларын рәсмиләштергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев