Мөслим үзәк китапханәсендә эшләүче “Зөлфәт” клубы “Талантлы син, туган җирем!” исемле проекты грант отты
Әлеге грант Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмаларга бирелә.
Проектның максаты – җирлегебездә яшәүче яшь талантларны ачыклау, аларның иҗат җимешләрен туплау. Шул уңайдан үзәк китапханә мәктәп укучылары арасында “Талантлы син, туган җирем!” шигырь конкурсын игълан итә. Шигырьләрне 30 ноябрьгә кадәр musli-kitap@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Зөлфәт” клубы мондый грантка икенче тапкыр лаек булды. Беренче грант акчасына “Кояшлы Ык” китабы басылган иде.
Реклама 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев