Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Мөслим урта мәктәбендә – Нәүрүз бәйрәме

Соңыннан балалар, бәйрәм кунаклары кайнар коймак белән чәй эчте.

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үтте. Туган як музее, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән чарада мәктәпнең башлангыч класс укучылары кызыклы уеннарда катнашты, саф һавада рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан Нәүрүзбикә белән Кыш бабай, канат тартышып, бер-берсенең көчен сынады. Балаларның яз килүен тели-тели Нәүрүзбикәгә көч бирүе бушка китмәде: Кыш бабай, көчсезлеген белдереп, патшалык итүне Яз кызына тапшырды. Соңыннан балалар, бәйрәм кунаклары кайнар коймак белән чәй эчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама