Мөслим укытучыларын хөрмәтләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
4 октябрьдә Укытучылар көне уңаеннан Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында бәйрәм тантанасы узды. Район башлыгы Рамил Муллин ел дәвамында зур уңышларга ирешкән, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган, мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгән мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Шулай ук "Авыл укытучысы", "Ел тәрбиячесе" район конкурсы җиңүчеләрен, 30, 35, 30 ел хезмәт стахы булган мәгариф ветераннарын котладылар. Укытучыларга якташыбыз Алинә һәм Азат Кәримовларның концерты зур бәйрәм бүләге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев