Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим – татар телен, милләтне саклаучы төбәк

Кунаклар Мөслим белән танышуны Г. Тукай исемендәге урта мәктәптән башлады. Мәктәптә кызларның һәм малайларның аерым укытылуы аеруча кызыксыну уятты. Класс бүлмәләренә кергәч, язучылар укучыларның фикерләре белән кызыксындылар, сораулар бирделәр.

ЗАМАНЧА МӨСЛИМ БЕЛӘН ТАНЫШТЫК

Кунаклар Мөслим белән танышуны Г. Тукай исемендәге урта мәктәптән башлады. Мәктәптә кызларның һәм малайларның аерым укытылуы аеруча кызыксыну уятты. Класс бүлмәләренә кергәч, язучылар укучыларның фикерләре белән кызыксындылар, сораулар бирделәр. Мәктәпнең музеенда да булды язучы-шагыйрьләр. Аннары, Тукай урамы буенча килеп, Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. “Хезмәткә – дан!” скверын карап, “Кояшкай” балалар бакчасына юл тоттылар. Бакчаның милли колорит белән зәвыклы итеп бизәлүенә таң калган кунаклар, балаларның чыгышларын, калфак һәм түбәтәй бизәү, рәсем ясау кебек мастер-классларны карап, соклану хисләрен җиткерделәр. “Кояшлы Ык” һәм “Аргамак” ат спорты комлексы да кунакларда матур тәэсирләр генә калдырды.–Мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе узганнан соң анда катнашучыларның Мөслимгә карата соклану һәм тәэсирләнү сүзләрен күп ишетергә туры килде. Шуннан соң район башлыклары үз җирлекләренә игътибар бирә башладылар һәм нәтиҗәдә күп кенә район үзәкләрендә Мөслим үрнәгендә үзгәрешләр башланды. Мөслимгә килгәч, үземне Европа илендә кебек хис иттем: шулкадәр төзек, һәр нәрсә уйлап эшләнелгән. Чәчәкләр, агач-куаклар да кайда туры килә шунда утыртылмаган, зәвыклы бизәлеш, гомумән, таң калырлык. Район башлыгының идея бирүче, башлап йөрүче һәм тормышка ашыручы җитәкче булуы күренеп тора. Мөслимлеләр туган җирләрен ярата, аны матур итәселәре килә һәм аның киләчәге турында уйлый, дигән фикерләр белән китәм, – диде Фоат ага Галимуллин.Язучы һәм галимә Рифә Рахман әнә Мөслимне берникадәр арткарак калган район дип күзаллаган.– Дөресен әйтим, Мөслимне гади һәм авылча итеп күз алдына китерә идем. Ә бүген таң калдым. Беренчедән, Мөслим бик заманча, төзек һәм яңа. Биредә башкарылган һәр эшнең дә халыкның тормышын уңай якка үзгәртүгә юнәлтелгәне күренә. Район гаҗәеп табигать кочагында утыра. Мөслимлеләр шушы табигый паркны да матур итеп үзгәртә алган. Икенче таң калдырган әйбер ул – чисталык, пөхтәлек. Бу искиткеч! – диде ул.

ДӘВЕРЛӘРНЕ АЧАР АЧКЫЧЫМ БАР

Район үзәк китапханәсендә узган очрашу әнә шундый исем астында үтте. Кунаклар арасында районыбызда яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләребез Фоат Садриев, Роза Хәбибуллина, Лилия Садриева да бар иде. Очрашуда укучылар, әдәбият һәм сәнгать сөюче райондашларыбыз, татар теле укутучылары, район җитәкчелеге катнашты. Әдипләр үзләре белән таныштырды, балалар аларның әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укыды. – Язучылар арасында мөслимлеләрнең күп булуы белән горурландым, – ди Мөслим гимназиясе укучысы Камилә Минһаҗева. – Китаплар, шигырьләр укырга яратам. Мондый очрашулар укучылар өчен бик кирәк. Районыбызда яшь буында матур әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Балалар өчен төрле әдәби, иҗади түгәрәкләр эшли. Шушы түгәрәкләрдә йөреп, бәйгеләрдә катнашкан бертөркем укучылар үзләренең шигырьләрен укыдылар.“Күренекле шагыйрьләр һәм язучыларның юлын дәвам итәрдәй балаларны күрә алдыгызмы?” дигән сорауга шагыйрә Эльмира Шәрифуллина болай дип җавап бирде:– Мөслимдә талантлы, әдәбият-сәнгать сөюче балалар үсеп килүен күреп бик куандым. Киләчәгебез өметле дияргә тулы нигез бар. Шуны да әйтергә кирәк: бүген балаларыбыз безгә караганда күпкә белемлерәк, мәгълүмат алу өчен дә мөмкинлекләре зур. Мөгаллимнәр, сәләтле балаларны күреп, аларга үсәргә ярдәм итсәләр, киләчәктә Мөслимнән талантлы язучылар, шагыйрьләр тагын да чыгар, дип өметләнәм.

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ КИЧӘСЕ

Әдипләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашу кич район мәдәният йортында дәвам итте. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен яратучы райондашларыбыз милләтебезнең горурлыгы булган язучы һәм шагыйрьләрнең чыгышларын йотлыгып тыңлады. Шагыйрь Гәрәй Рәхим Мөслимне “татар телен, милләтне саклаучы төбәк” дип билгеләп үтте:– Туган теле булмаса, бер генә милләт тә яши алмый. Безнең барыбыз өчен дә уртак горурлыгыбыз булган туган телебез – татар теле бар. Бүген мин Мөслимне телебезне саклаучы, милләтен олылаучы төбәк дип күрдем. Биредә шушы бөеклекне саклаучы халык яши.Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат та шул ук фикерне куәтләде:– Республикабызда 43 район бар.

 

Исемнәренең тарихын барлый башласаң, әллә кайларга кереп китәсең. Шулар арасында иң садә, самими һәм чын татар исемен йөртүче бер генә район бар, ул – Мөслим районы. Биредә үз милләтен, телен яратучы халык яшәвенә инандым, сезнең матур эшләрегез өчен чын күңелдән горурландым, – диде ул. – Мөслим ягы – ихлас як. Зөлфәт абый: “Мөслим ягы – үзенчәлекле, татлы, тәмле як”, – дияргә ярата иде. Чыннан да, мөслимлеләрнең сөйләшүләре, киенүләре дә үзенчәлекле. Киләчәктә дә шундый булып калыгыз, хөрмәтле якташларым, – диде шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон.Кичәне йомгаклау өчен сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Рамил Муллин 16 сентябрь көнне туган көнен билгеләп үтүче Рифә Рахманга – чәчәк гөлләмәсе, Муса Җәлил истәлекләрен саклауга өлеш керткәне өчен якташ язучыбыз Факил Сафинга “Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан” истәлек медален һәм герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хатын тапшырды.– Бүген сәхнәгә күтәрелгән кунакларыбыз тирән гыйлемле, халкы өчен, милләте һәм теле өчен борчылып яшәүче олпат шәхесләр. Үсеп килүче буын да, алардан үрнәк алып, аларның юлын дәвам итсә, әлбәттә, милләтебез сакланыр. Милләтне саклауга һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Бүгенге очрашу Мөслимдә игълан ителгән Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында уза. Шөкер, бүген без искиткеч матур, мул, җитеш тормышта яшибез. Безгә бүген рухи тәрбиягә игътибарны күбрәк бирергә кирәк. Дөнья малы артыннан куып, үзебезнең рухи һәм эчке дөньябыз турында онытмасак иде. Моның өчен, беренче чиратта, иманлы булуыбыз, милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәвебез кирәк. Үз телебезне яратырга, тарихыбызны өйрәнергә, үз халкыбызны олыларга кирәк, – диде Рамил Муллин. Шагыйрь, язучы һәм драматург, М. Җәлил, Г. Тукай исемендәге премияләр иясе Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: “Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау, кагылмасаң, чыңламый”. Бүген менә шушы кыңгырауның чыңы кими бара төсле. Әлеге кыңгырауга ешрак кагылыйк әле. Аның чыңы һәрвакыт саф һәм матур булсын, еракларга таралсын һәм яңгырасын иде.P.S. Әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларындагы чаралар икенче көнне дә дәвам итте. Кунаклар мәрхүм язучылар Флүс Латыйфи һәм Харрас Әюпнең каберләрен зиярәт кылдылар, район мәктәпләрендә узган очрашуларда катнаштылар.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев