Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим табиблары халыкны борчыган сорауларга җавап бирде

2018 ел Мөслимдә профилактик медицина елы дип игълан ителде. Бу - авыруларны кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик культура белән шөгыльләнү, дөрес туклану, гомумән, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлегенә битараф булмау, дигән сүз.

Район үзәк хастаханәсендә узган түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә шуны күздә тотып оештырылды. Гади халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Табиблар медицина хезмәтенең сыйфатын яхшырту буенча фикерләр җыйды кебек.

Профилактик медицина елы кысаларында төрле чаралар алдыннан халыкның кан басымын, буен һәм авырлыгын үлчәү гадәткә керде. Бу эшне табиблар оешма-предприятиеләргә килеп тә башкара. Нәтиҗәдә тикшерүдә катнашкан 521 кешенең 158ендә - кан басымы югары, 148 кешенең гәүдә авырлыгы нормадан артык булуы ачыкланган. "Әлеге райондашларыбыз участок табибларына чакыртыла һәм аларга дәвалану ысуллары тәкъдим ителә", - ди баш табиб Рамил Морзаханов.

2018 ел Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә Ир-атлар сәламәтлеге елы дип игълан ителде. Шул рәвешле табиблар көчле җенес вәкилләренең сәламәтлегенә игътибарныҗәлеп итәргә тели. Ир-атларның бик сирәге генә үзе теләп хастаханәгә бара. Күпчелек, табиблар янына барырга ояламы, хастаханәгә аяктан егылгач кына килә. "Ир-атларны җитәкләп йөртү, көчле җенес вәкилләренең сәламәтлеген кайгырту да хатын-кызларга йөкләнә", ди Мөслим хастаханәсенең урологы Данияр Якупов. Шунысы бар: 40 яшьтән узган ир-егетләрнең башка табиблар белән беррәттән урологка да күренүе мөһим!

Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов урын өстендә ятучыларга группага чыгуны урында гына хәл итеп булмыймы, дип кызыксынды. "Әлеге мәсьәләне хәл итү район табибларыннан гына тормый. Мөмкинлек бар, - диде рамил Морзаханов. -Урын өстендә яткан авырулар янына алар үз графиклары нигезендә килә". Табиблар исә даруларны бушлай алырга - ташламалардан файдаланырга теләүчеләр саны кимүгә борчылуларын белдерә.

Авыл җыеннарында күтәрелгән кан бирү тәртибе буенча да сораулар яңгырады. Канныңою тизлеген хәзер җомга көнне генә тикшертеп була икән. Бу район үзәгеннән читтә яшәүчеләр өчен кыенлыклар тудыра. Баш табиб әлеге анализга канны җомга алуның сәбәбен чиратларны киметү максатыннан, дип аңлатты. Кан бирүне атнаның башка көненә дә көйләргә була.

Авыл җыенында күтәрелгән тагын бер сорау: куелган тешләргә гарантия бармы? Гарантия 1 елга бирелә, ди стоматологлар. Тик бу алынма теш протезларына кагылмый.

- Яшь белгечләр кайтуы көтеләме һәм нинди белгечлекләр буенча?

- Бүген районда эшләүче 44 табибның 30ы хөкүмәт программасы нигезендә кайткан. Тик табибларга ихтыяҗ һаман да бар. Участок табибы, офтальмолог, фтизиатр, психиатр-нарколог, эндокринолог, эндоскопист кирәк.

МСЭКка документлар тутыру тәртибе,электрон чиратлар, парафин белән дәвалану мөмкинлеге белән кызыксынучылар булды. Яшәү яки эшләү мөмкинлекләре чикләнгәндә участок табибына яки әлеге авыру буенча белгечкә мөрәҗәгать итү кирәк. Табиблар комиссиясе авыруның мөмкинлекләре хактан да чикләнгән дигән фикергә килсә, МСЭКка документлар әзерләү турында карар кабул ителә. Инвалидлык билгеләү турында карарны бары МСЭК кына чыгара ала. "Табибка электрон формада язылуга килгәндә, моны ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү уңайлы, - ди Рамил Морзаханов. -40 секунд вакыт җитә!"

Медицина хезмәте кайсы очракларда түләүле?Табибка юллама нигезендә күренү дә түләүлеме? - ди райондашларыбыз. РКБга электрон формада алдан язылып килгәндә кабул итү бушлай. МКДЦда да, юллама нигезендә чиратка куелсаң, күпчелек хезмәтләрне бушлай алырга мөмкин. Яр Чаллыдагы БСМП югары технологияле медицина үзәге булып тора. Кардиохирургия һәм травматология-ортопедия өлкәләре буенча Мөслим әлеге үзәккә беркетелгән. Тик БСМП консультация бирми, ә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен пациентларны сайлап алу һәм аларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

РКТ, МРТ үтү буенча сораулар күп, ди табиблар. Районга томографияне бушлай үтү өчен билгеле бер квота бирелә. Әлеге төр тикшеренүне кайсы очракта үтәргә кирәклеген бары табиб билгели.

Табиблар өчен очрашу, халык фикерен ишетү ни дәрәҗәдә кызыклы булгандыр - әйтә алмыйм. Пациентлар мондый очрашуларның кирәк булуын ассызыклады. Тик, җирле мәгүлүмат чараларында игълан чыгуга карамастан, очрашуга килгән райондашларыбыз бармак белән генә санарлык иде.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев