Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары педагогик совет утырышына җыелдылар

Бүген Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары педагогик совет утырышына җыелдылар. Мәктәп коллективы икенче уку чирегенә йомгак ясау, алдагы чорга эш планын раслау темасына сөйләште. Иң элек, бүлек җитәкчеләре узган чирек дәвамында башкарган эшләренә анализ ясадылар. Укытучылар тәкъдим иткән презентацияләрдә белем күрсәткечләре, оештырылган чаралардан фотоотчетлар урын алган иде. Икенче сорау буенча, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева өлгереш буенча чыгыш ясады, укучылар контингентын саклап калу турында сөйләде. Көн тәртибенә куелган чираттагы сорау буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын тыңлау графигы билгеләнде. Әлеге график нигезендә балалар имтиханда тапшырачак әсәрләрен укытучылар коллективына тәкъдим итәргә тиеш. Өченче чирек - конкурс-бәйгеләргә бай чор. Әлеге мөһим чараларга әзерләнү максатыннан, укучыларны тыңлау тәртибен расладылар
Мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев