Мөслим сәламәт яшәү рәвешен сайлый
ХХХI кышкы спартакиада уеннарының ярыш төрләрендә “итекле” футбол да булачагын белгәч, күпләрнең йөрәге җилкенеп куйгандыр. Ни дисәң дә, ир-егетләр өчен туп тибеп үскән балачакларына кайту форсаты бит ул – кар өстендә футбол тибү.
Киез итек киеп – балачакка
Спартакиада уеннарында моңа кадәр дә кар өстендә футбол уйнау бар иде анысы. Әмма аның ярыш төрләреннән төшеп калуына да ун еллап бардыр. Пандемия аркасында быел аны кабат яңарттылар. Мөслимдәге “Яшьлек” спорткомплексына шимбә көнне оешма-предприятие командалары белән бергә җанатарлар да күп җыелды.
Бәйгедә 9 команда көч сынашты. Беренче булып футбол кырына район эчке эшләр бүлеге һәм үзәк хастаханә спортчылары чыкты. Әйтергә кирәк, уен киеренке барды. Һөҗүмчеләр әледән-әле атакага ташланса да, капкачылар да уяулык күрсәтте. Ике тайм дәвамында бер капкага да туп кертә алмадылар. Командаларның өчәр пенальти тибүе дә уенга нокта куя алмады. Исәп тигез булганлыктан, беренче “промах”ка кадәр капкага тагын бер-бер артлы туплар очты. Нервыларны шактый сынаганнан соң (төп уеннан да күбрәк вакыт үткәндер), хастаханә егетләре хокук сакчыларын 1:0 исәбе белән җиңелергә мәҗбүр итте.
Ә менә мәктәпләрнең берләштерелгән командасы “Инженерлык челтәрләре” җәмгыяте спортчыларын тиз “чүктерде”. Уенның җиденче минутында – беренче, тагын ике минуттан икенче тупны керттеләр.
Ике уеннан соң ук бозлавыкка әйләнгән футбол кыры егылулар, әүмәкләшүләр кыры да булды. Уен никадәр авыр булса да, җиңүгә омтылыш көчле иде. Шактый озакка сузылган киеренке бәйгедән соң, мәктәпләрнең берләштерелгән командасы беренче урынны яулады. Икенче урында – район үзәк хастаханәсе, өченчедә – район башкарма комитеты командалары.
Якшәмбе көнне авыл җирлекләре спортчылары киез итек киде. Уен нәтиҗәләре буенча Түбән Табын авыл җирлеге командасы – беренче, Яңа Усы спортчылары – икенче, метрәйлеләр өченче урынны алды.
Чаңгы юллары чакыра
“Кояшлы Ык” ял зонасында Спартакиада уеннары белән параллель “Россия чаңгы юлы” ярышлары кызды. Елдан-ел популярлаша барган массакүләм бәйгедә оешма-предприятие коллективлары, мәктәп укучылары, өлкәннәр, гаиләләре белән спорт яратучылар чаңгыга басты. Чараны район башлыгы Рамил Муллин ачты.
– Дәүләт ярдәме белән җирлегебездә зур спорт корылмалары төзелә. Сәламәтлегенә битараф булмаган һәркем өчен спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр җитәрлек. Барыгызны да сәламәт тормыш алып барырга чакырам! – диде район башлыгы.
Беренче булып стартка мәктәп укучылары басты. Аннары оешма коллективлары чаңгычылары, алар артыннан җитәкчеләр кузгалды.
Сигез номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. “Мистер чаңгы юлы” исеменә район башлыгы Рамил Муллин лаек булды. Камилә Әхмәтвәлиевага “Мисс чаңгы юлы” исеме бирелде. “Иң актив оешма” номинациясендә “Туган як” агрофирмасына тиңнәр булмады. “Иң актив җитәкче” титулын Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов алды.
“Иң өлкән катнашучы” исеменә быел да Мөслимнән 76 яшьлек Рафис Хәбибуллин лаек булды. 6 яшьлек Азамат Сабитов – “Иң яшь катнашучы”, Вәлиевләр “Иң актив гаилә” буларак танылды. Барлык җиңүчеләргә “Чаңгы юлы – 2021” ярышларының башлыгы, статуэтка, Мактау грамотасы тапшырылды.
Старт сызыгында ук, башкаларны күпкә артта калдырып, алга ыргылган Ислам Гыйлметдинов (Мөслим урта мәктәбенең 7в классы укучысы), кызлар арасында Эльвира Хафизова (лицей) “Җиңүгә омтылыш” номинациясе җиңүчеләре булып танылды. Укучылар арасында Рания Абдуллина (лицей), Азат һәм Илмир Нуриевлар, ветераннардан Мәкъсут Мирсәетов, Илмир Вафин да бәйгенең истәлек бүләкләренә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев