Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Әскәр Апукаев

Апукаев Әскәр Габдулла улы 1918 елда Мөслим авылында дөньяга килә. 1940 елның гыйнварында армия сафларына чакырыла, Омск шәһәрендә командирлар әзерләү курсларында укый.

Сугыш башлану белән Әскәр Мәскәү яны сугышларына взвод командиры итеп җибәрелә. Биредә ул яралана, госпитальдә аңына килә. 1944 елның мартында маршал Конев җитәкчелегендәге 2 нче Украина фронты составында Днепр, соңрак Прут елгаларын кичә, СССР чикләрен үтеп, Румыния территориясенә аяк баса. Югославия, Венгрия, Австрияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, күпсанлы медальләр, Луганск, Белгород, Кривой Рог, Бендеры, Будапешт, Вена һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнашканы өчен Баш командованиенең Рәхмәт хатлары Әскәр Апукаевның сугышчан юлын чагылдыра. Җиңү көнен ул Вена шәһәрендә каршы ала, 1946 елда туган ягына кайта.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев