Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы түләүчеләренең 75%ы Пенсия фонды белән интернет аша хезмәттәшлек итә

Оешма һәм предприятиеләрдә документларның электрон әйләнеше (ДЭӘ) еш кулланыла. ДЭӘ системасына кушылган эш бирүче-иминиятчеләр саны да көннән-көн үсә. Бүгенге көндә Мөслим районы түләүчеләренең 75 %ы Россиянең Пенсион фонды белән электрон саклаулы элемтә каналы аша үзара хезмәттәшлек итә. Электрон хезмәттәшлек итүдә катнашучылар Пенсия фонды белән тиешле форматта һәм тәртиптә исәп-хисап ясый...

Телекоммуникацион каналлар аша Пенсия фонды белән элемтәне җайлау өчен документларның электрон әйләнешен кулланмаучы иминиятчеләргә Килешү төзергә кирәк. Документларның электрон әйләнешенә кушылу өчен Пенсия фондының җирле бүлекләренә мөрәҗәгать итү сорала.

Исегезгә төшерәбез: узган елдан хезмәткәрләр саны 25 тән арткан эш бирүчеләр Пенсия фондына исәп-хисапны мәҗбүри рәвештә электрон формада бирергә тиешләр.

Россия Пенсия фондының район бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев