Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Мөслим районы җыелма командасы йөзү буенча Актаныш районы ачык беренчелегендә катнашты

Спортчылар өч яшь категориясендә чыгыш ясады.

2007 елгы һәм аннан зуррак кызлар арасында 100 м дистанциядә (комплекс һәм ирекле стиль) Динә Әмирова өченче урынны алды.2009-2010 елгы кызлар арасында 100 м дистанциядә  брасс һәм аркада йөзүдә Әмирә Шәйхразиева икенче булды. Әминә Хафизова комплекста һәм аркада йөзүдә өченче урынга чыкты. 2011 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында  50 м арада брасс белән йөзүдә Азалия Әһлиева – икенче, Әминә Садыйкова өченче булды.  100 м комплекста – икенче урын Алинә Садриевада, өченче урын Аделина Харисовада. Эльвира Гилметянова 50м арада аркада йөзүдә беренчелекне алды, Аделина Харисова – өченче урында. 2009-2010 елгы малайлар арасында 100 м дистанцияне брасс белән Нурислам Мотыйгуллин өченче булып үтте. 2011 елгы һәм кечерәк малалайлар арасында 50м аркада йөзүдә Булат Гатиатуллин өченче урынга чыкты, 50м брасста Альберт Сибгатуллинга өченче урын калды. Эстафетада 2011 елгы һәм кечерәкләр командасы беренче урынны яулады, 2009-2010 елгылар – икенче, 2008 елгы һәм өлкәнрәкләр өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама