Мөслим кызы Айгөл Бөтенроссия фән олимпиадасында катнашты
Гимназиянең 9 сыйныф укучысы Айгөл Фәхертдинова район тарихында беренче тапкыр биология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашты. Ул 19-25 апрель көннәрендә Ульяновск шәһәрендә узды. Татарстан команда составында олимпиадада катнашкан райондашыбыз муниципаль этапта - җиңүче, регионалҗ турда - призер булды. Иң соңгы йомгаклау өлешендә исә иң яхшылар исемлегенә керде. Айгөл...
Гимназиянең 9 сыйныф укучысы Айгөл Фәхертдинова район тарихында беренче тапкыр биология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашты. Ул 19-25 апрель көннәрендә Ульяновск шәһәрендә узды. Татарстан команда составында олимпиадада катнашкан райондашыбыз муниципаль этапта - җиңүче, регионалҗ турда - призер булды. Иң соңгы йомгаклау өлешендә исә иң яхшылар исемлегенә керде. Айгөл 6 нчы сыйныфтан бирле биология фәнен тирәнтен өйрәнү белән шөгыльләнә. Ике ел рәттән биология һәм экология фәннәреннән республика олимпиадалары призеры булган райондашыбызның укытучысы - гимназиянең биология укытучысы Ләйсән Бариева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев