Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим интернатында яшәүче өлкәннәрне стресска каршы торырга өйрәттеләр

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында мәдәни хезмәткәр Азия Заһидуллина " Нинди төстә минем кәеф?" дигән исем астында комплекслы индивидуаль шөгыль үткәрде. Әлеге чараның максаты - төсләр, музыка, әңгәмә аша шәхси якын килеп, стрессларга каршы тору, үз-үзендә психик тотрыклылык тәрбияләүдә музыканың, төсләрнең файдасын куллануны ачыклау.

Шөгыль барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучы Фәндия апа Шәйхетдинова композитор Ф.Шубертның тыныч музыкасы астында үзе теләгән төсләрне сайлап рәсем ясады. Әңгәмә барышында Шайхетдинованың рәсем ясаганда яшел, сыек зәңгәр, зәңгәр төсләрне куллануы ачыкланды. Беренче язгы чәчәкләр, беренче яшел яфраклар, яз аның күңелен тынычландыра икән.Төрле төсләр белән рәсем ясау ,музыка тыңлау, әнгәмә кору өлкәннәрнең психик хәленең тынычлануын, аның ачылып аралашуын күрсәтте. Нәтиҗәдә шөгыль барышында Фәндия апа сайлаган төлсәр палитрасы, аның эмоцианаль яктан тотрыклы, тыныч икәнен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев