Мөслим халкының 90 проценты хәзер чишмә суы эчә
2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда исә Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде. Быел республикага табигатьне саклау өчен федераль бюджеттан 322,5 миллион сум акча бүленеп биреләчәк.
Моннан берничә ел элек, халыкны чүпне тиешле урынга ташларга өйрәтеп булмый, дип чаң суга идек. Әмма республика күләмендә башкарыла торган зур программалар ярдәме белән халыкны матурлыкны күрергә өйрәтә алдылар. Узган су саклау зоналары елы кысаларында җирлегебездә 71 авылда 300дән артык чүплек табылды. Республикада бирелә торган грант акчаларына 4 чүп җыю машинасы сатып алынды, 2 махсус полигон булдырылды. Парклар һәм скверлар елы уңаеннан яр буйларын рәткә китерелеп, парк төзелә башлады. Моңа кадәр кеше аягы басмаган урында хәзер "Курай", "Пушкин" парклары калкып чыкты. Ык елгасы буен тәртипкә китергәндә 30 метр арадан 5 мең "КамАЗ" чүп чыгарылды. Район халкының 90 проценты хәзер чишмә суы эчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев