Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим халкы үз сүзен әйтте!

Моряк Йосыпов, Мөслим районының иҗтимагый совет рәисе:

- Быел Президентыбызны халык турыдан-туры сайлый. Димәк, Татарстанның киләчәге, аның лидеры кем булачагы сайлаучыларга бәйле. Республикабызны яратабыз һәм аның киләчәге яхшы булсын дибез икән, тавышларыбызны республиканың бүгенге ышанычлы Лидеры Рөстәм Миңнехановка бирик. Ул - сыналган җитәкче, көчле сәясәтче, Татарстан халкы өчен армый-талмый хезмәт итүче.

Дөньякүләм кризис шартларында да республикабыз тотрыклылыгын югалтмый: авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үз эшен дәвам итә, социаль сфера үсештә. Татарстанда бүген 30 дан артык республика президент программасы эшли. Аларның уңай нәтиҗәсе район тормышында да ачык чагыла. Яңа йортлар, төзек ишегаллары, спорт һәм уен мәйданчыклары, тротуарлар, мәктәп һәм балалар бакчалары, асфальт юллар - барысы да республика президент программалары кысаларында төзелде. Киләчәгебез дә шулай матур булсын дисәк, Татарстаныбызны ышанычлы кулларда калдырыйк!

Рамил Морзаханов, район үзәк хастаханәсе участок терапевты:

- Мин киләчәгебезнең бүгенге кебек тыныч, матур булуын, мул тормышта яшәвебезне телим. Балаларымда да туган төбәгебез, Татарстаныбыз белән горурлану хисләре тәрбияләргә тырышам. Горурланырлык та шул: Татарстаныбыз көннән-көн матурая, торак йортлар төзелә, социаль-көнкүреш объектлары сафка баса. Республикабыз бөтен дөньяда таныла бара. Бездә генә төрле милләт вәкилләре үзара дус яши. Кайгыртучан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шәһәр-авылларыбыз үсешенә ярдәм итә. Үзебезнең үзәк хастаханәне генә алыйк. Узган ел респбулика хөкүмәте ярдәме белән үткәрелгән капиталь ремонттан соң, ул танымаслык булып үзгәрде, авыруларны дәвалау өчен күп уңайлыклар тудырылды.

Илсур Шиһапов, гаилә фермасы җитәкчесе:

- Республикада халык хуҗалыгының һәр тармагы игътибар үзәгендә. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче буларак, кая барсам да, басуларны, фермаларны карыйм. Самара, Оренбург якларына чыкканда чүп басып киткән иген кырларына, җимерек торакларга карап, шаккатам. Шөкер, Татарстаныбызда чәчелми калган басулар юк. Терлекчелек тармагы да тотрыклы үсештә. Эштән курыкмаган егетләр, шактый еллар буш торган терлек торакларына җан өреп, кош-корт, мал-туар үрчетәләр. Моннан биш ел элек, республика хөкүмәтеннән 1 млн сумга якын акчалата ярдәм алып, районда беренчеләрдән гаилә фермасы төзедем. Терлек һәм техника сатып алганда да республикада гамәлдә булган программалар буенча шактый ярдәм алдым. Башка юнәлешләрдә дә республика башлыгының ярдәмен тоябыз.

Ринат Исламов, Казан дәүләт энергетика университетының 4 курс студенты:

- Мин сайлауларда, бер дә икеләнмичә, Лидерыбыз Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирәчәкмен. Чөнки нәкъ менә аның көчле сәясәтче, төпле икътисадчы булуы Татарстанга бүгенге дәрәҗәдә үсәргә ярдәм итте. Бүген Татарстаныбыз - чын мәгънәсендә дөньякүләм спорт башкаласы. Җәйге Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бездә туристлыкны үстерүгә зур этәргеч булды. Башкала белән бергә республика шәһәрләре, шул исәптән Мөслимебез дә, көннән-көн яңара, матурлана. Авылда яшәүче белгечләр өчен республика президент программалары кысаларында йорт салу өчен ярдәм күрсәтелә, соңгы елларда күпләп төзелгән спорт корылмаларында, яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп шөгыльләнә, төрле ярышлар оештырыла. Кыскасы, эшлим, яшим дигән кешегә, бигрәк тә яшьләргә, Татарстанда һәм Мөслимдә бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X