Мөслим гимназиясе командасы республика зона ярышларында район данын яклап көрәшәчәк
19 декабрь көнне Мөслим гимназиясенең спортзалында 1998-1999 елгы балалар арасында "Президент уеннары" үтте. Әлеге ярышта район үзәгедә урнашкан мәктәпләрнең командалары катнашты.
Укучылар спортның дүрт төре буенча - стритбол, катнаш волейбол, җиңел атлетика, винтовкадан ату буенча көч сынаштылар. Гомуми зачёт буенча җиңүче дип Мөслим гимназиясе табылды. Икенче урында Мөслим лицее командасы, өченчедә - Мөслим урта мәктәбе командасы. Муниципаль этапта җиңгән Мөслим гимназиясе командасы республика зона ярышларында район данын яклап көрәшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев