Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим елъязмасы

“Мөслим – безнең йөрәкләрдә” китабын укыганнан соң туган тәэсирләрем белән уртаклашасым килә. Китапның үзен укып чыгу бәхетенә ирештем. Иътибарыгыз, җылы сүзләрегез, изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт!

“Мөслим – безнең йөрәкләрдә” китабын укыганнан соң туган тәэсирләрем белән уртаклашасым килә. Китапның үзен укып чыгу бәхетенә ирештем. Иътибарыгыз, җылы сүзләрегез, изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт! Аның электрон версиясе белән нигездә таныш булгач, тиз арада укып чыгармын дип керешкән идем, барып чыкмады: ул мине магнит кебек үзенә “беркетеп куйды”. Бит саен, абзац саен яңа фикер – берсе күңел түренә салып кую өчен кызыклырак, икенчесе нык дулкынландыра, өченчесе горурлык уята, дүртенчесе яңалык белән таныштыра, бишенчесе хәйран калдыра, алтынчысы...

Хезмәтегезне укып чыккач уянган төп фикерем шул: нинди тырыш, көчле ихтыярлы, сабыр һәм түземле безнең Мөслим халкы. Колхозлашу, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда кичергән авырлыкларга карамастан, туып-үскән авылын, районын, илен сөйгән, сафларында чыныккан комсомолына бирелгән һәм аның белән горурланган, күпкырлы талант иясе, әдип һәм батыр ул! Якын күршеләре белән чагыштырганда әллә ни зур булмаган Мөслим районы ике Социалистик Хезмәт Героен, өч Советлар Союзы Героен үстергән! Россиянең һәм Татарстанның атказанган хезмәткәрләренең саны 243кә җиткән! 1930 елдан соң гына да дөньяга килгән райондашларыбыз арасында 30дан артык әдип, дистәләгән мәдәният хезмәткәре – Республикада һәм Россиянең төрле почмакларында яшәгән татар халкына, ә 28 галим ватаныбызның төрле өлкәләрендә, фән һәм техниканың хәлиткеч тармакларында хезмәт күрсәтә. (Бер штрих: 1954 елгы чыгарылышта Мөслим урта мәктәбен бик авыр шартларда укыган дүрт булачак галим тәмамлаган!).

Районыбыз чын-чынлап уникаль шәхесләр, русча әйтсәк, самородоклар үстергән. Дөньяда беренчеләрдән булып, космоска юл салган совет космонавтларын әзерләүдә катнашкан якташыбыз Никон Романович Егоров; прозаик, драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстан Республикасының халык язучысы Фоат Миңнеәхмәтович Садриев; искиткеч авыр шартларда, күкрәгендә иҗат ялкынын сүндермичә, яшь буынга 50 әкият мирас итеп калдырган Зариф Мөэминов; агачка җан кертеп, могҗизалар тудырган, замандашларына һәм балаларга дистәләрчә герой образлары иҗат иткән Илисәй ага Имамов... Бу исемлекне китапны кулга алган җирле укучылар үзләре дәвам итәр, дип уйлыйм.

Хезмәтегезгә йомгак ясаган һәм бик әдәпле сүзләр белән аңа югары бәя биргән муниципаль район башлыгы Рамил Муллин мәкаләсендә без районда эшләгән заманда башка да китерә алмаган фактлар сурәтләнгән. Район җирлегендә бер “Агромастер” кампаниясе 250 төр югары технологияле продукция җитештерә! “Чайка” фермер хуҗалыгы, төп продукциясе белән бергә, грипп вирусына каршы эмбрионнар белән эш итә! Һәм башкалар, һәм башкалар... Болар барысы да Мөслим халыкның портреты түгел мени?!

Китапның үзенчәлеге – ул беръюлы ике 100 еллык юбилейга багышланган. Төзүче, редколлегия әгъзалары һәм нәшер итүдә катнашкан актив өчен бу гади мәсьәлә булмагандыр – анысын эшләгән кешеләр үзләре генә беләләр. Бу проблема уңай хәл ителгән: күләме ягыннан икесенә дә тигез урын бирелгән, язу стиле дә тигез. Комсомолга багышланган өлеше яшьлек ялкыны, дәрт белән сугарылган булса, республика юбилеена бирелгән өлешендә яшәү өчен (сыйнфый) көрәш, хезмәт фронты, аны оештыру, идарә итү, хуҗалык итү рухы, алдынгы белгечләр, җитәкчеләр турында язмалар урын алган.

Җитәкчеләр дигәннән, аларның барысы ук булмаса да, 75-80 проценты комсомолда үскән, чыныгу алган. Бик югары КПД бу: комсомолны төрле дәрәҗәдәге җитәкче кадрлар әзерләү мәктәбе дисәң дә, зур хата булмас. Шуңа күрәдер инде, комсомол өлешендә басылган материаллар миңа ныграк тәэсир итте. Өстәвенә, аларда кичереш, хис, керсезлек, гаделлек, тугрылыклылык күбрәк урын алган.

Тагын бер деталь: колхозлашу, сыйнфый көрәшнең кайнаган заманыннан бирелгән күп материаллар – безнең буын өчен дә яңалык. Ул еллар без укыган һәм эшләгән чорда матбугатта өстән-өстән генә яктыртылды, “шомартылды”. Ә сез аларны ачып салу өчен халыкның үзенә сүз биргәнсез, шомартмагансыз. Күп очракта авторның үз орфографиясе (хәтта рус теленнән татарчага тәрҗемә итмичә) сакланган. Бик дөрес: беренчедән, авторга ихтирам күрсәтелгән булса, икенчедән, безнең Мөслим гомергә ике телдә аралашып яшәде һәм яши! Аннары, бу ысул, бер яктан, материалга, аны язган авторга, сурәтләнгән күренешләргә, вакыйгаларга, фактларга укучының ышанычын ныгытса, икенче яктан, китапка “җан кертә”, аны бизи, баета. Молодцы!

Хезмәтнең беренче өлешенә йомгак ясап, шуны әйтик: яшьләрнең иҗтимагый оешмасы буларак, комсомол дәүләт структурасына кермәде һәм үзенең әгъзалары түләгән взнослар хисабына гына яшәде. Бер гасыр дәверендә башкарган эшләрен хәтергә төшереп (индустриальләштерү, колхозлаштыру, авыл җирлегендә наданлыкны бетерү, үз теләге белән фронтка китү, фашистларга каршы кыю операцияләр уздыру, халык хуҗалыгын торгызу, чирәм җирләрен күтәрү, фән-техника һщм башка гигант масштаблы чаралар) – барысын да бер “җепкә” тезеп карыйк әле. Комсомол, бернинди корбансыз, хөкүмәт (димәк, эшче халык) кесәсеннән бер тиен дә алмыйча, илдә социаль революция ясаган оешма буларак, күз алдына килеп басачак. Сезнең китапта, хөрмәтле редколлегия әгъзалары, әнә шул революциянең Мөслим районына төшкән проекциясе тасвирлана. 

Хезмәтегездә статистика зур урын алган. Күп журналистлар аны коры саннар дип атый. Урынлы түгел бу! Хуҗалык белән эш иткән җитәкче өчен, белгеч өчен саннар – поэзия дә, драма да, комедия дә, трагедия дә. Аның күңелендә саннар җырлый, саннар шатлана, бии, саннар елый, уфтана, ярдәмгә чакыра. Чөнки сан – тормыш көзгесе, дөнья аңа карап тора: сан орден да тактыра, төрмәгә дә яптыра. Сезнең хезмәттә дә саннарның шушы үзенчәлекләре күренә. Рәхәтләнеп укыдым!

Тик шунысы яман: комсомол ясаган революция, кешелек дөньясында булып узган башка революцияләр кебек үк, яңадан кабатланмас. Хәзер – икенче шартлар, икенче менталитет. “Сан технологиясе” хәзер мәктәпләрдә, хәтта балалар бакчасында Галәмебездәй чиксез кеше шәхесен тест белән генә бәяләүгә нигезләнгән. Ул формалаштырган баш миебез һәм безнең әти-бабалар уйлаган һәм эшләгән (ә аларның технологиясе бай, күпкырлы булуы белән югары бәягә лаек) кебек уйламаячак һәм эшләмәячәк. Мондый ми хуҗалары башка төрле революция ясаячак. Сезнең хезмәтнең әһәмияте бүген һәм киләчәктә дөньяга аяк басачак әнә шул буыннар өчен дә зур булыр. Бәя биреп бетергесез истәлек булып калыр ул Мөслим елъязмасы.

Марсель Вәлитов, икътисад фәннәре докторы, академик.

 Мәскәү шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев