Мөслимнең медицина хезмәткәрләре спортта да сынатмый!
Түбән Кама шәһәрендә медицина хезмәткәрләре арасында Спартакиада уеннары узды
Түбән Кама шәһәрендә узган медицина хезмәткәрләре арасында Спартакиада уеннарында Мөслим үзәк район хастаханәсе коллективы районыбыз намусын лаеклы яклады.
«Төрле спорт төрләрендә көч сынашып, табиблар һәм шәфкать туташлары үзләренең ныклы спорт рухын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Ярышлар йомгагы буенча командабыз "Актив катнашкан өчен" Дипломына лаек булды.
Сәламәт тормыш рәвешен үз үрнәкләрендә күрсәтүче медицина хезмәткәрләребез белән горурланабыз! Котлыйбыз!» – диелә район хакимиятенең матбугат хезмәтендә.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев