Мөслимлеләр Алабуга шәһәрендә узган «Кече шәһәрләр» исемле традицион республикакүләм бәйгедә катнашты
Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды
Алабуга шәһәренең Әнвәр Бакиров исемендәге 1 нче санлы музыка мәктәбендә яшь башкаручыларның "Кече шәһәрләр" исемле традицион республикакүләм бәйге үтте.
Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.
Әлеге бәйгедә Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты һәм уңышларга иреште.
"Беләзек" вокаль ансамбле I дәрәҗә лауреат (җитәкчеләре - Гөлнур Фәхретдинова һәм Айгөл Шәйгәрданова) булды.
Алина Демидова һәм Юныс Шәехов (җитәкчеләре - Мөршидә Әхмәтҗанова) I дәрәҗә лауреат булдылар.
Гүзәл Галиеваның укучылары Василий Пупышев - II дәрәҗә лауреат, Зәйнәп Галиева, Илвина Муллагалиева - III дәрәҗә лауреат,
Рәилә Шириева, Иделия Шәймиева, Самира Хаҗиева - I дәрәҗә дипломант булдылар.
Айсылу Гәрәева, Самир Кадыйров һәм Раян Фәхразиев (укытучылары - Гөлназ Йосыпова) - I дәрәҗә дипломант булдылар.
Лиана Сибаева - II дәрәҗә лауреат,
Самат Шәйгарданов I дәрәҗә лауреат (укытучылары - Айгөл Шәйгарданова) булды.
Фото – Район хакимиятенең мәтбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев