Мөслимгә эшлекле визит белән Марат Әхмәтов килде
Иң элек ул Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин белән берлектә Мәлләтамак авылында булды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгында бу авылда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган мемориаль комплекс ачылды. Бу эшнең инициаторы һәм иганәчесе – "Чаллы Икмәге" АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов.
Бу комплексны булдыруда зур өлешләрен кертүчеләргә "Чаллы Икмәге" җәмгыятенең һәм Мөслим муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Вафат булганнар истәлегенә мемориал янына чәчәкләр салынды.
Чара балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче егет-кызларның һәм район мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Сәфәрне дәвам итеп, делегация Мөслим гимназиясендә башкарылган капиталь ремонт белән танышты. Шулай ук кунаклар мәктәп эшчәнлеге белән якыннанрак танышты. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза
Гөлназ Җәлилова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев