Мөслимдә балалар мәйданчыклары яңартыла
Шуңа күрә уен зоналарын заманча, кызыклы һәм иң мөһиме – куркынычсыз итү буенча эшләр дәвам итә
Балалар өчен төзелгән объектларның иң мөһим бурычы – аларның балалар тарафыннан яратып кулланылуы. Җәй көннәрендә райондагы балалар мәйданчыкларының беркайчан да буш тормавы, анда һәрвакыт балалар көлүе яңгыравы – моның ачык дәлиле. Шуңа күрә уен зоналарын заманча, кызыклы һәм иң мөһиме – куркынычсыз итү буенча эшләр дәвам итә.
Хәзерге вакытта “Яшьлек” спорткомлексы территориясендә урнашкан «Спорт» паркында нәниләр өчен таучык яңартыла. Анда балаларны имгәнүдән саклаучы йомшак резин өслек җәелә. Эшләрне 25 июльгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Шулай ук Пушкин паркында төзекләндерү эшләре бара. Биредә брусчатка җәю төгәлләнгән, яшелләндерү зоналары яңартылган. 20 июльгә кадәр паркка яңа эскәмияләр һәм заманча балалар уен мәйданчыгы урнаштырылачак. Паркны яңарту эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев