Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Мөслим тәрбиячесе - республика бәйгесе җиңүчесе

Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә

13 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча туган телдә тәрбия һәм белем бирүче педагоглар арасында үткәрелгән республика конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә туган телләрдә (татар, чуаш, удмурт, мари) мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар катнашты. Барлыгы 156 гариза кабул ителеп, шуларның 100е җиңүче дип танылды.

Җиңүчеләр арасында Мөслим "Миләшкәй" балалалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Минһаҗева да бар.

Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә грант бирелә. Бәйгенең максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның этномәдәни һәм рухи үсешенә ярдәм итү, Россия җәмгыятенең нигезе булган традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, шулай ук гомумроссия гражданлык үзаңын һәм Татарстан үзенчәлеген ныгыту.

Фото - ТР Электрон белем бирү системасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев