Мөслим районының 16 спортчыдан торган җыелма командасы М. Хуҗин исемендәге СКда узган «Татнефть – Кайгырту» беренчелегендә катнашты
Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсеннән 6 команда көч сынашты
2015 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында 50 м ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә Сафия Садретдинова — 2 нче урын, Язилә Хафизова 3 нче урын алды. 50 м аркада йөзүдә Иркә Афзалова көмеш медальгә лаек булды.
2015 елгы малайлар арасында 50 м ирекле стильдә Илмар Зиннуров 2 нче урынны яулады, шулай ук 50 м аркада йөзүдә дә көмеш призер булды. Ринас Ситдиков 50 м аркада йөзүдә - бронза призер.
2013–2014 елгы кызлар арасында 100 м ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә Рүзилә Минеева 3 нче урынны алды.
2011–2012 елгы кызлар арасында 100 м ирекле стильдә Эльвира Гыйльметянова 2 нче урынны яулады.
2011–2012 елгы үсмер егетләр арасында Айзат Галимҗанов 100 м ирекле стиль һәм 100 м комплекслы йөзү дистанцияләрендә ике тапкыр бронза призер булды.
2009–2010 елгы кызлар арасында Амира Шәйхразиева 100 м комплекслы йөзүдә - көмеш призер, 100 м ирекле стильдә бронза призер булды. Әминә Хафизова 100 м ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә 2 нче урынны алды.
2009–2010 елгы егетләр арасында Раил Дәүләтшин 100 м комплекслы йөзү һәм 100 м ирекле стиль дистанцияләрендә ике тапкыр бронза призер булды.
Балаларның тренерлары - Алмаз Дәүләтшин, Фәрхәд Хәбибуллин, Алмас Латыйпов.
Фотолар - "Яшьлек" спорт мәктәбе архивынннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев