Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслим районында беренче тапкыр Альберт Хуҗин Кубогына волейбол турниры үтте

Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләгәч, республика ярышларының баш хөкемдары Алексей Овощников уен тәртибе белән таныштырды

Җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әлеге мөмкинлекләрдән олысы да, кечесе дә, гади эшче дә, җитәкчеләр дә бик теләп файдалана.

"Яшьлек" спорткомплексында чираттагы ярышларда ТР Волейбол федерациясе вәкилләре, республиканың төрле районнарыннан килгән җитәкчеләр, спорт мәктәпләренең волейбол буенча тренерлары катнашты.

Мөслим муниципаль районы башлыгы кубогына узган волейбол турниры республикада беренче мәртәбә оештырылды. Уенның инициаторы – район башлыгы Альберт Хуҗин. Алга таба мондый турнирны матур традициягә әйләндереп, ел саен оештырырга уйлыйлар.

Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләгәч, республика ярышларының баш хөкемдары Алексей Овощников уен тәртибе белән таныштырды.

Уен нәтиҗәләре:
Беренче урын – ТР Волейбол федерациясе вәкилләре һәм оештыручылар командасы
Икенче урын – спорт мәктәпләре тренерлары командасы
Өченче урын – республика районнары җитәкчеләре командасы
 

Лилия Шәймиева репортажы 

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев