Яңалыклар

Мөслим район ветераннар Советы президиумының киңәйтелгән утырышы узды

Утырышның көн тәртибе яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирү һәм яңа технологияләр мөмкинлекләре турында иде

Утырыш эшендә район Советы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, президиум членнары һәм авыл җирлекләренең ветераннар Советлары рәисләре катнашты. Утырышның көн тәртибе яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирү һәм яңа технологияләр мөмкинлекләре турында иде.

Утырыш мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм политехник техникум базасында үтте.

Катнашучылар мәктәптән тыш эшләр үзәгендә робототехника, өстәл уеннары пилотсыз авиация очкычлары, график дизайн һәм модельләштерү түгәрәкләре узучы бүлмәләр белән таныштылар. Политехник техникумда укучыларга белем һәм хезмәт тәрбиясе бирү юнәлешендәге класс-мастерскойларны карадылар, фикер алыштылар.


Фотолар – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.


Нет комментариев