Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Спорт, сәламәтлек һәм ГТО!» бәйрәме үткәрелде

Чараны ачу тантанасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән ГТО администраторы Р.К. Фәттахов мөрәҗәгать итте

19 июльдә, Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексын популярлаштыру максатыннан, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «Спорт, сәламәтлек һәм ГТО!» бәйрәме үткәрелде.
Чараны ачу тантанасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән ГТО администраторы Р.К. Фәттахов мөрәҗәгать итте. Ул интернат-йортның социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның һәрвакыт актив булуын, районның барлык чараларында катнашуын һәм яшь буынга үрнәк күрсәтүен билгеләп үтте.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Г.Г. Шакирянова бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны котлады, барысына да күңел күтәренкелеге, спорт җиңүләре һәм яңа шәхси казанышлар теләде.
Өлкәннәр ГТО нормаларын тапшыруда рәхәтләнеп катнаштылар. Күзләрендә көндәшлек уты яна, барлык катнашучылар да шәхси җиңүләргә омтыла. Программага ГТО комплексының түбәндәге сынаулары керде: аркада яткан урыныннан алга таба авыш, гимнастик эскәмиягә терәлеп кулларын бөкләү, аркада яткан урыннан гәүдәне күтәрү. Өлкән яшьтә булуына карамастан, спорт сөючеләр яхшы физик форма күрсәттеләр, тәкъдим ителгән сынауларны энтузиазм белән башкардылар.
Чара азагында барлык катнашучылар Грамоталар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм кәефе өлкәннәрдә озак вакыт сакланды, алар Рәсил Кирамовичка һәм аның командасына шундый күркәм бәйрәм, үзләрен яшь һәм сәламәт итеп хис итү мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев