Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында дартс буенча турнир узды
Ярышта катнашучыларның барысы да призлар белән бүләкләнделәр
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында дартс буенча турнир узды. Дартс – интернат-йортта яшәүчеләрнең буш вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен бик яхшы уен. Турнирда призлы урыннарны Имаметдин Сәгыйтов, Мәгаз Кәримов, Рөстәм Гәрәев алды. Җиңүчеләр генә түгел, ярышта катнашучыларның барысы да уңай хис-кичерешләргә, яхшы кәефкә ия булып призлар белән бүләкләнделәр.
Фотолар – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев