Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортына эш визиты белән Эльмира Зарипова килде
Министр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән очрашуда яшәү шартлары, туклану, буш вакытны файдалы үткәрү мөмкинлекләре белән кызыксынды
Кичә Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортына эш визиты белән ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Министрны Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мөслим районы буенча социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнар Фатхуллина озатып йөрде. Министр учреждениедә барган ремонт эшләре барышы белән танышты. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән очрашуда яшәү шартлары, туклану, буш вакытны файдалы үткәрү мөмкинлекләре белән кызыксынды. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр Эльмира Әмир кызына һәм интернат-йорт директоры Гөлнар Гарифҗан кызына йортта тудырылган уңайлыклар, җылы атмосфера өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Фотолар – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев