Мөслим «Яшьлек» спорт комплексында Халыкара балаларны яклау көне узды
Балалар өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы иҗади чыгышлардан башланды
Район башлыгы Альберт Хуҗин балаларны бәйрәм белән котлап, күңелле яллар теләде. Чарада "Балалар илне рәсемгә төшерә" республика конкурсының икенче этабы җиңүчеләре тәбрикләнде. Шулай ук "Кәгазьгә икенче тормыш" акциясе кысаларында иң күп күләмдә (9300 кг.) макулатура җыйган Мөслим гимназиясе коллективына "ЭкоЛаб" компанияләр төркеменең социаль проектлар җитәкчесеннән һәм "Гринта" компаниясеннән бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмдә концерт номерлары белән сәнгать мәктәбендә укучы талантлы балалар катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, үзәкләштерелгән китапханә, "Яшьлек" спорт мәктәбе, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре нәни райондашларыбыз өчен төрле мәйданчыкларда осталык дәресләре һәм уеннар әзерләгән иде.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев