Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслим гимназиясе алдынгылары җиңү яулады

2025 елның декабрь аенда Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстан буенча төбәк бүлеге башлангыч бүлекчәләр арасында «Алдынгыларның казанышлары» исемле масштаблы конкурс үткәрде

"Конкурс кысаларында безнең активистлар — Адилә Дәүләтшина, Диләрә Хәйруллина, Алина Фахразиева, Раилә Шириева — башлангыч бүлекчәсе эшчәнлеге турында видеоролик әзерләделәр һәм 2026 елга планнарын чагылдырган презентация тәкъдим иттеләр.

Бу гади хисап кына түгел, ә иң яхшы командалар өчен үз уңышларын якты, иҗади һәм ышандырырлык итеп күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм үз потенциалларын белдерү мөмкинлеге иде

Без төбәк дәрәҗәсендә экспертларның югары бәясен алдык һәм конкурс җиңүчеләре булдык! «Гимназия алдынгылары» командасы «Алдынгылар хәрәкәте»нең брендлы атрибутикасы һәм истәлекле сувенир продукциясе комплектлары белән бүләкләнәчәк", - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

Фото - Мөслим гимназиясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев