Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студентлары белән очраштылар
Яңалыклар

Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студентлары белән очраштылар

Очрашу әңгәмә-концерт формасында узды

«Анда студент кызлар Язилә Кыямова (2 курс, фортепиано), Камилә Григорьева (2 курс, флейта) һәм Ралина Искәндәрова (3 курс, гитара) үзләренең яраткан әсәрләрен башкардылар.Мондый очрашулар бик мөһим, алар югары сәнгатькә омтылыш биреп, укучыларның дөньяга карашларын киңәйтә, аларны профильле урта һәм югары уку йортларына укырга керергә әзерли", - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - сәнгать мәктәбеннән.


Нет комментариев